Машина йөртүче борылганда велосипедчыга юл бирмәгән.
Урсалыда зур йөк машинасы велосипедтагы ир-атны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте 21 октябрь иртәсендә 12 нче йорт каршында булган. Автоинспекторларның беренчел мәгълүматларына караганда, КамАЗ йөртүчесе янәшәдәге территориягә борылганда велосипедчыга юл бирмәгән.
56 яшьлек ир-ат исән. Ул җәрәхәтләр алган. Аны травматологиягә госпитализациялиләр.
Юлларда сак булыгыз!
Фото:ЯФ