Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Татарстан автоинспекторлары арыган килеш машина йөртергә ярамавын искәртә

Арыганлык симптомнарының беренче билгеләре барлыкка килгәндә, якындагы рөхсәт ителгән урында тукталырга һәм бераз ял итәргә яки кыска вакыт йокларга тырышырга кирәк.

Татарстан автоинспекторлары арыган килеш машина йөртергә ярамавын искәртә


Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне арыган хәлдә йөрүнең куркыныч булуы турында кисәтә. Арыганлык симптомнарының беренче билгеләре барлыкка килгәндә, якындагы рөхсәт ителгән урында тукталырга һәм бераз ял итәргә яки кыска вакыт йокларга тырышырга кирәк.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, юл-транспорт һәлакәтенең иң еш сәбәпләре арыганлык хәлендә:

 алда баручы транспорт чарасына кадәр араны сакламау;

- каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәм юлдан чыгу, аннан соң киртәгә бәрелү яки аву.

Арыган хәлдә машина йөртү һәлакәтле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, шул исәптән юл-транспорт һәлакәте, җәрәхәтләр һәм кешеләр үлеме.

Әйтик, 5 сентябрьдә Яр Чаллы-Зәй – Әлмәт автоюлының 38 нче чакрымында 35 яшьлек Daewoo йөртүчесе каршы якка чыккан һәм Man йөк машинасы белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүче һәм ике пассажир һәлак булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса