Әлмәт районы аварияләрне киметүдә уңай нәтиҗәләр күрсәтә
7 айда 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Әлмәт районы аварияләрне киметүдә уңай нәтиҗәләр күрсәтә
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге җитәкчесе урынбасары Айнур Хөснетдинов юл хәрәкәте иминлегенә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
7 ай эчендә 55 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (узган ел дәрәҗәсендә), әмма һәлак булучылар саны 3 кә (5 кә), ә яралылар – 6 га (63 кә) кимегән.
Әмма балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең артуы борчу тудыра.
Шул ук вакытта, тулаем алганда, Татарстан Республикасы буенча вәзгыять катлаулы булып кала бирә. 2024 елның 7 ае эчендә кайгылы статистика – 1755 юл-транспорт һәлакәтендә 163 кеше һәлак булган. 2024 елның июлендә 327 авария булган, 39 кешенең гомере өзелгән һәм тагын 370 кеше җәрәхәтләнгән.
Аварияләрнең төп сәбәпләре-каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру, исерек килеш машина йөртү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia