Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә елның алты аенда гына да 45 авария булган

Аларда 52 кеше зыян күргән.


Агымдагы елның алты аенда гына да 45 авария булган
Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтләре саны артканлыгы турында мәгълүм булды. Аларда 52 кеше зыян күргән, 5 е һәлак булган. 
Әлмәт ЮХИДИ бүлеге җитәкчелеге аеруча балалар арасындагы травматизм белән бәйле вәзгыять борчулы булуы турында хәбәр итте. Районда мототранспорт белән идарә итүчеләр катнашында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кеше зыян күргән. 
Ел да шул – җәй җиттеме, урамнарда скутерда, мопедта, мотоциклда җилдертүче балалар һәм яшүсмерләрне очратырга була. Аларга хәзер заказга азык-төлек ташучылар да килеп өстәлде. Күп очракта алар, кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Алдын-артын уйламый баласына мопед сатып алып биргән әти-әниләр шаккатыра. Мопедта 16 яшькә кадәр юлга чыгарга рөхсәт ителмәгәнлеген белә торып алып бирүчеләр байтак. «Әйдә, ярар, зур юлга чыкмыйча гына яки авылда булса да йөрер әле шунда», – дип уйлый аларның кайберләре. Андыйларны ЮХИДИ инспекторлары кабаттан кисәтә. 
– РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә мопед белән бары тик 16 яшьтән идарә итү рөхсәт ителә. Мопедта йөрүчеләргә таныклык кирәклеге турында сөйләшү күптәннән алып барылды. 2026 елдан башлап мопедларны транспорт чарасы буларак теркәү мәҗбүри булачагы билгеле булды. Бу турыда РФ Транспорт министрлыгы берничә тапкыр белдерү ясады. Мопед хуҗаларына учет билгесе яки QR-код тапшырылачак. Самокатчылар турында аерым сүз. Бу транспорт төре сәламәт тормыш алып бару өчен бернинди дә өстенлеккә ия түгел, бары тик бер урыннан икенче урынга җилдертеп бару өчен генә уңайлы. Халык арасында аны «тәгәрмәчле диван» дип тә атыйлар. Гади самокат кына ярар, менә электр самокатларын яратучылар юлда машиналарга да, җәяүлеләргә дә комачаулый. Алар катнашында аварияләр дә байтак теркәлә. Иң куркынычы – самокатчылар машина яки җәяүле каршысына көтмәгәндә килеп чыга. Тизлеге югары булган самокатлар белән идарә итүчеләрнең узган ел үзләренең дә баганаларга, транспортка килеп бәрелеп имгәнгән очраклары да күп теркәлде. Транспорт чараларында өсте-өстенә атланып йөрүчеләрне бик еш күрергә була юлларда. Кагыйдә буларак, самокатларда йөрү тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан артмаска тиеш. Тротуар, җәяүлеләр сукмакларыннан авырлыгы 35 килограммнан артмаган җайланмаларда гына йөрергә ярый. Яңа кагыйдәләр буенча велосипедчылар һәм самокатчылар һәркайда җәяүлеләргә юл бирергә тиеш. Электр самокатларына юлның уң як кырыеннан йөрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, аларда тормоз системасы, арткы кызыл ут һәм алгы фара урнаштырылыган булырга тиеш. Әлмәт самокатчылары бу турыда беләләрдерме-юкмы, тик кагыйдә бозучылар муеннан – аларның саны меңнән артып киткән. Әле июль башында гына ике яшүсмер мотоциклга утырып, югары тизлектә, барлык булган юл кагыйдәләрен бозып, шәһәрнең үзәк урамыннан җилдертеп барган җирдән ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан тоткарланганнар иде. Кагыйдә бозучыларга хәзер 20 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

ЮХИДИ инспекторлары әлмәтлеләрне кисәтүләрен дәвам итәләр: транспорт белән идарә иткәндә тизлек режимын сакларга, самокатларда, велосипедларда юл аша чыкканда транспорт чарасыннан төшәргә һәм аны я кулга алырга, я рулен тотып янәшә атларга кирәк. Юлларда исән-имин йөреп, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын барыбызга да.
 
Резеда Исмәгыйлева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса