Әлмәттә «Куркынычсызлык каешы» чарасы башланды
Машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын эләктерергә тиеш.
Әлмәттә «Куркынычсызлык каешы» чарасы башланды
Әлмәт дәүләт автоинспекциясе «Куркынычсызлык каешы» чарасы кысаларында тикшерү башлады. Хокук бозучыларны 7 июльдән 16 июльгә кадәр ачыклаячаклар.
Максат – куркынычсызлык каешын куллануга бәйле хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, йөртүче хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш. Моннан тыш, каешларын эләктермәгән пассажирларны йөртү тыела.
Дәүләт автоинспекциясе барыгызны да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia