Әлмәттә пляж буйлап, машинада йөрүчене җаваплылыкка тарттылар
🖊Әлмәттә шәһәр пляжы буйлап автомобильдә йөргән машина йөртүченең шәхесен ачыкладылар.
Әлмәттә пляж буйлап, машинада йөрүчене җаваплылыкка тарттылар
🖊Әлмәттә шәһәр пляжы буйлап автомобильдә йөргән машина йөртүченең шәхесен ачыкладылар. Бу хакта ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Әлмәт районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә хокук бозу видеосын тапкан иде. Анда «Мерседес-Бенц» йөртүчесе, номерлы билгеләрен яшереп, җәяүлеләр зонасы аша шәһәр пляжы территориясенә керә.
Тикшерүдән соң ир-ат ачыклана һәм ЮХИДИ бүлегенә чакырыла. Аның белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ярамавы турында әңгәмә уздырдылар. Машина йөртүче гаебен таныды.
Хокук бозучыга карата «җәяүлеләр зоналары буенча хәрәкәт» һәм «ялган яки яшерен номерлы транспорт белән идарә итү» маддәләре буенча административ беркетмәләр төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia