Нәни әлмәтлеләргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр
Яшь хәрәкт инспекторлары балалар бакчасында булды.
Нәни әлмәтлеләргә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр
Язгы каникуллар вакытында Әлмәттә 7 нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен уен рәвешендә искә төшерү өчен 57нче «Соловушка» балалар бакчасында булдылар. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы белемнәрен яшьтәшләренә генә түгел, ә киләчәктә беренче сыйныф укучыларына да тапшырып, яшь хәрәкәт инспекторлары сабыйларда дөрес күнекмәләр һәм гадәтләр булдырырга тырышалар.
Очрашу азагында һәр балага, алган белемнәрен ныгыту өчен, яктылыкны кире кайтара торган элемент (фликр) һәм тематик раскраска бүләк ителде.
Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа