Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Юл иминлеге кагыйдәләренә күмәк сәяхәт

Балаларның юл һәлакәтләренә эләгүе, травма алулары көн кадагындагы проблема булып кала бирә.

Кызганыч, балалар белән бәйле юл-транспорт фаҗигаләре кимүгә бармый. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен яшь җәяүлеләр белән булган бәхетсезлекләрнең артуы аеруча борчый. Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең күпчелеге  юлны тиешле урында чыкмау, көтмәгәндә юлга йөгереп чыгу, светофор сигналларын санга сукмау аркасында килеп чыга, дип ассызыклый ЮХИДИ инспекторлары.

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен булдырмый калу максатыннан чыгып республика күләмендә «Игътибар - балалар!» операциясе уздырыла. Балалар арасындагы һәлакәтләрне булдырмау юнәлешендә ел дәвамында шәһәр һәм район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында күп төрле чаралар үткәрелә. Шушындый профилактик чара-квиз  калабызның 9 нчы «Садко» балалар бакчасында да булып узган.  Квиз тәрбияләнүчеләрнең һәм аларның әти-әниләренең юл грамоталылыгын арттыру, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен ныгыту һәм кабатлауга юнәлтелгән булган.  Балалар һәм аларның әти-әниләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белү буенча үзара көч сынашканнар, билгеле бер белем һәм зирәклек таләп итә торган катлаулы биремнәрне үтәгәннәр.  Олысы-кечесе -  бергә юл билгеләрен дә бик оста итеп төркемләгәннәр, макеттагы хаталарны да шома гына төзәткәннәр. Тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре квизның катлаулы сорауларына җавап биреп, юл кагыйдәләре белән бәйле аббревиатураларның нәрсә аңлатканын да әйтеп биргәннәр. Инспекторлар исә  чарада катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырып чыкканнар.  

Чыннан да, мондый профилактик чаралар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә зур мөмкинлек бирә, ләкин урамга чыккач күп кенә очракларда алар бу турыда оныталар. Бу гаиләдәге тәрбиягә дә бәйледер, мөгаен. Нәрсә генә дисәң дә, юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Шуңа күрә дә балага кагыйдәләрне өйрәтүдә тәрбиячеләргә, укытучыларга әти-әниләр үзләре дә булышсыннар иде.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса