Татарстан дәүләт автоинспекциясендә мотосезонга йомгак ясадылар.
Елның җылы вакытында республика юлларында 12 мотоциклчы һәлак булды. Татарстанның баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 10 аенда мотоцикллар катнашында 149 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. 12 кеше һәлак булган, ә 157 төрле җәрәхәтләр алган. Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу кысаларында Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре мотоциклчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча уртак чаралар эшләү өчен мотоберләшмәләр әгъзалары белән очрашты.