Төн эчендә шәһәр кар астында калды, шуңа күрә коммуналь хезмәтләр иртә таңнан урамнарда эшли.
Шәһәр автомобиль юлы хезмәткәрләре юллардан һәм тротуарлардан кар чистарталар, куркыныч участокларны бозга каршы материаллар белән эшкәртәләр.
- Иң куркыныч урыннарга тоз сибәләр, - дип аңлаттылар башкарма комитетта. Бу процесста 10 берәмлек техника һәм 18 эшче катнаша. Шәһәр хакимияте әлмәтлеләрне җәйге резинада йөрүдән тыелуларын сорый.