Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында ике авто бәрдергәннән соң һәлак булган җәяүле юлны тиешсез урында чыккан

Ә «Опель» йөртүчесе тизлекне арттырган булган.

Юл-транспорт һәлакәте 2 октябрьдә 18:20 сәгатьтә Кузайкино-Нурлат автомобиль юлының 14 км + 26 метрында булган. Дәүләт автоинспекторлары мәгълүматы буенча, «Опель Астра»  Нурлат ягыннан Кузайкино ягына таба хәрәкәт иткән.

Автомобиль белән 27 яшьлек ир-ат идарә иткән, ул юл йөрү кагыйдәсенең 10.1 п.п. таләпләрен бозып куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм 63 яшьлек пенсионерны бәрдергән. Җәяүле исә, күз күреме зонасында булса да, машина юлын җәяүлеләр кичүеннән тыш кичкән. Моннан тыш, аның вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган.

Бәрелүдән пенсионер каршы як полосага килеп төшә, анда ул «Форд» тәгәрмәчләре астына эләгә, аның руле артында 35 яшьлек ир-ат була. Алынган җәрәхәтләрдән җәяүле медиклар килгәнче һәлакәт урынында вафат була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса