Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары «Бала-төп пассажир » рейды үткәрде

21 августта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан балаларны тотып тору җайланмалары буенча рейд оештырылды.

Инспекторлар балигъ булмаган балаларны автомобиль салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешлары һәм балаларны тотып тору җайланмалары кулланыламы-юкмы икәнен ачыклау өчен транспорт чараларын карадылар. Рейд йомгаклары буенча 80 машина йөртүче тикшерелгән, 18енә балаларны тотып тору җайланмалары буенча административ материаллар төзелгән.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балалар үзләре өчен куркыныч тудырырлык урыннарда, шул исәптән юллар янында да, караучысыз калмасын өчен кайгыртырга кирәк. Шуны истә тотарга кирәк, 12 яшькә кадәрге баланы автомобильдә бары тик балалар креслосында гына йөртергә мөмкин, ә ул өлкәнрәк булса – куркынычсызлык каешын эләктерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса