Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда «Бала – төп пассажир!» профилактик чарасы үтә

Ел башы статистикасы өметсез: балигъ булмаган пассажирлар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 86 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Бүген ТР юлларында автомобильләрдә балаларның куркынычсызлыгын арттыруга юнәлдерелгән масштаблы профилактика кампаниясе үткәрелә. Ел башы статистикасы өметсез: балигъ булмаган пассажирлар катнашында 78 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган, 86 төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Күптән түгел Казанда булган вакыйга балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ачык күрсәтә. 16 августта «Renault» һәм «Лада» автомобильләренең тизлекне арттыру һәм каршы як полосага чыгу аркасында юл-транспорт һәлакәте була. Һәлакәт аркасында бер кеше һәлак булган, дүртесе зыян күргән, шул исәптән бер яшьлек бала да.

Дәүләт автоинспекциясе 7 яшькә кадәрге балаларны автомобильнең теләсә кайсы утыргычында, шулай ук 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта йөрткәндә махсус балалар иминлеге кәнәфиен куллану кирәклеге турында искә төшерә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен куркынычсызлык каешын куллану мәҗбүри.

Бу кагыйдәләрне бозган очракта 3000 сум күләмендә штраф каралган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балалар автокреслоларыннан дөрес файдалану юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем куркынычын сизелерлек киметә: сабыйлар өчен 70 процентка һәм кече яшьтәге балалар өчен 54-80 процентка.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса