Әлмәттә машина йөртүчеләрне тимер юл кичүендә игътибарлы булырга чакырдылар
Миңнебай-Колшәрип кичүендә профилактика акциясе уздырылды.
Әлмәт шәһәре ЮХИДИ хезмәткәрләре профилактик акция оештырды. Чара кысаларында Миңнебай-Колшәрип тимер юл кичүенә игътибар иттеләр.
Әлеге тимер юл кичүендә күптән түгел автомат киртәләр урнаштырылган. Хәзер машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыктан поезд астына эләгү мөмкинлеге юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа