Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юл билгесе белән «сугышкан» әлмәтлегә карата 2 административ протокол төзелгән

Ул бозылган милекне төзәтергә вәгъдә иткән.

20 яшьлек әлмәтле буш парковкада үзе белән ярыш оештыра, ә аннары юл билгесе белән сугыша. Аның видеосы интернетта таралды һәм полицияне кызыксындырды. Машина йөртүчегә карата 2 административ протокол төзелгән.

Әлмәтленең төнге яки иртәнге маҗаралары каратэ йорты артындагы парковкада башлана. 

«Юл йөрү тыела» билгесенә (гади халыкта «кирпеч») бәрелгән тавыш тирә-якка  тарала. Бу башта шул тирәдә яшәүчеләрне, ә аннары бөтен шәһәрне, видео социаль челтәрләрдә таралгач, куркыта. Социаль челтәрләрдә дистәләгән ачулы комментарийлар язганнар.

- Хәзерге вакытта җинаятьчегә карата ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан «юлларга, тимер юл кичүләренә яки башка юл корылмаларына зыян китерү» РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.33 маддәсе һәм «куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу» РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.6 маддәсе буенча административ хокук бозу турында ике беркетмә төзелде, – дип хәбәр итте РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән инспекторы Резеда Мөхәммәтдинова.

Беренче хокук бозу машина йөртүчегә 10 мең сумга кадәр акча югалту белән яный. Икенчесе-500 сум штраф.

- Барысы да нервалар аркасында. Билгене төзәтермен, - дип вәгъдә итте яшь кеше.

Гаепле булуын таный һәм тәүбә итә, әмма үз гамәлен аңлата алмый. Хокук бозучының начар кәефенең сәбәбе билгесез булып калачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса