Әлмәттә «Тоннель» узачак
Автоинспекторлар каршы як хәрәкәт полосасына чыкканнарны ачыклаячак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе бүлеге "Тоннель" операциясен оештыра, аның барышында автоинспекторлар каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклаячак. Бу хакта бүлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Операция дүшәмбе, 19 июньдә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа