Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

18 яшьлек аек булмаган әлмәтле ясаган авариядә зыян күрүчеләр бар

Егеткә карата җинаять эше кузгатылган.

Әлмәт районында яшәүче 18 яшьлек кешегә карата «юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, агымдагы елның 20 маена каршы төндә Тихоновка авылында, салондагы ике 17 яшьлек танышы белән «Черри Тигго» автомобиле руле артында исерек хәлдә  яшь кеше, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, идарә итүне башкара алмый һәм коймага һәм торак йортка бәрелә. Нәтиҗәдә, автомобиль пассажирлары авыр тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә эләгә.

Бу факт буенча булган хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса