Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагын ачыклаган

Рейд юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга һәм туктатуга, шулай ук автобус йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде.

11 апрельдә Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга һәм туктатуга, шулай ук автобус йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» рейды үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең  район  бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында 7 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган: 2 машина йөртүче куркынычсызлык каешын бәйләмәгән;  2 машинаның тонировкасы  техник регламент таләпләренә туры килмәгән; 2 машинада техник төзексезлек булган (газ кую җайланмасы); 1 машинаның техник каравы булмаган.

 

 

 

Фото: Әлмәт автоинспекциясе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса