Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

ЮХИДИ кисәтә

Башкалар турында уйла

Исерек хәлдә руль артына утыручыларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.

Ел башыннан инде спиртлы эчемлек кулланган йөзләгән шофер җаваплылыкка тартылды, штраф түләде һәм машина йөртү хокукыннан колак какты. Чираттагы рейд шәһәрдә һәм Новотроицк, Ямаши, Сиренькино, Багряж-Никольск, Елховой, Колшәрип авыллары биләмәләрендә узды. Чара барышында 30 лап машина йөртүче тикшерелде. Авыл җир-лекләрендә хәмер кабып руль артына утыручылар ачыкланмаса да, рейд дәвамында 6 аек булмаган машина йөртүче тоткарланган.

 

ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, ел
башыннан алып бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгында спиртлы эчемлекләр кабул итүчеләрнең гаебе белән районда бер юл-транспорт һәлакәте булган, анда ике кеше тән җәрәхәтләре алган. Гомумән, исерек килеш руль артына утыручыларны 30 мең күләмендә штраф һәм машина йөртү танык-лыгыннан мәхрүм ителү көтә.

 

Ә инде мондый кеше административ штрафка да тартылган булса, аңа кесәсеннән 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф чыгарып түләргә туры киләчәк.

Һәр дүртенче юл һәлакәте исерек машина йөртүче гаебе белән килеп чыга. Кешеләр җәзаларның катгыйлыгын да белеп торалар, тик барыбер эчкән килеш машина йөртүләрен дәвам итәләр. «Әй, күрмәсләр, сизмәсләр әле» дип уйлыйлар, күрәсең. Андыйларга: «Үз язмышыңны уйламасаң, башкаларның гомерен өзү куркынычы булуын истән чыгарма», - диясе килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса