Әлмәттә пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә һәм ачыклауга, шулай ук транспорт хезмәтләрен законсыз күрсәтүгә юнәлдерелгән рейд үткәрелде.
Әлеге операция барышында 11 автобус тикшерелгән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 очрагы ачыкланган. Мәсәлән: техник тикшерүсез транспорт чарасы белән идарә итү -1; төзек булмаган рульле транспорт чарасы белән идарә итү-1.
Машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәрттеләр.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ