Зәйдә автоинспекторлар машинасы ватылган әлмәтлегә ярдәм иткән
Юлларда

Зәйдә автоинспекторлар машинасы ватылган әлмәтлегә ярдәм иткән

Автоинспекторлар Рамил Гарифуллин һәм Илфат Рәхмәтуллин Зәй буенча патрульлек иткән вакытта юл читендә туктап торган машинаны күрәләр.

Әлмәт кешесенең анда туктарга мәҗбүр булуы ачыкланды, чөнки машинасының аккумуляторы "утыруы" сәбәпле кабыза алмый.

Хокук сакчылары ир-атны үзләренең  машинасына утырткан, ә үзләре җитешсезлекне бетергән. Берничә уңышсыз омтылыштан соң машина кабынган.