Машина йөртүчеләргә административ штрафлар язылды.
Әлмәттә автобуслар буенча рейд узды. Рейд барышында 25 автобус тикшерелде, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге.
Автоинспекторлар биш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: төзек булмаган тормоз системасы булган транспорт чарасы белән идарә итү, төзек булмаган очракта транспорт чарасы белән идарә итү, тышкы яктылык приборларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу.
Фото: ЮХИДИ