Әлмәттә иң оста машина йөртүче хатын-кызны ачыкладылар
«Автоледи-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узды.
Бәйге берничә этапта үткәрелде:
1. Автомобильне техник карау.
2. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, анда катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча компьютер тестын уздылар.
3. Тиз йөрешле классик маневрлаштыру. Катнашучылар түбәндәге күнегүләрне башкардылар:
- артка таба хәрәкәт итеп, бокска керү
- алга таба «змейка»
- габарит коридоры
- артка таба хәрәкәт итеп янга басу (парковка)
- «стоп-линия».
Нәтиҗәдә җиңүне Людмила Кулагина яулады. Икенче урында Альбина Гарифова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа