12 июньдә, «Россия Көне» бәйрәм иткән көнне, Әлмәт кабат «Tatneft Tour de Tatarstan» ярышларында катнашучыларны кабул итә.
Ярышлар «Балалар лигасы»нда катнашучылар белән старт ала. Алар 4 км дистанциядә ярыша.
Бер әйләнеш дәвамында (25 км) биеклекләрнең гомуми җыелмасы 164 метрны тәшкил итә.
Кайбер урамнарны ябу планлаштырылган:
8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Шевченко урамы буенча (Тукай проспекты белән киселештән башлап Төзүчеләр проспектына кадәр) хәрәкәт тулысынча ябылачак.
9.30-16.00 сәгатькә кадәр Шевченконың калган өлеше, хәтта Зарипов пр-ты ябылачак. Бу участок юл зонасы ягыннан ябылачак, ә Балакина урамыннан алып Шевченко-Зарипов урамына кадәр автотранспортның реверсив хәрәкәте оештырылачак.
Чикләү Казан ягына (Шевченко-Зарипов боҗрасыннан Колшәрип боҗрасына кадәр), шулай ук Колшәрип боҗрасыннан алып, Миңлебай боҗрасына кадәр федераль трассаның бер өлеше) кагыла.