Әлмәттә «Тоннель» вакытында 14 закон бозучыны ачыклаганнар
Шуларның 6сы җәяүлеләргә хәрәкәт итүдә өстенлекләр бирмәгән.
Әлмәттә «Тоннель» узды. Махсус операция вакытында 14 хокук бозу очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге.
Ике машинаның госномеры булмаган, 6 машина йөртүче җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән, 3 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Тагын өч шоферның ОСАГО полисы блмаган.
Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа