Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә әниләр юл йөрү кагыйдәләрен белүдә ярыштылар

Мәсәлән, катнашучыларга картинада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны табарга кирәк иде.

Әлмәт шәһәренең 6нчы номерлы "Жар-кош» балалар бакчасында "Ягез әле, әниләр,педагоглар!" чарасы узды. Балаларның әниләре һәм тәрбиячеләре командалары ярышты, дип хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге.

Катнашучылар үзләрен юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр. Биремнәр арасында: сораштыру узарга, терминнарны аңлатырга, юл тамгаларының нинди төркемгә керүен табарга, шулай ук картинадагы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны күрергә һ. б. бар иде.

Моннан тыш, өлкәннәргә балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча фильм күрсәттеләр һәм әңгәмә үткәрделәр. Соңыннан барысына да бүләкләр тапшырылды һәм якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котладылар һәм коймак белән сыйладылар.

 

 

Фото: Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса