Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә "Җәяүле, юл йөрү кагыйдәләрен үтә!" акциясе узды

Чараның максаты-җәяүлеләр катнашында юл грамоталылыгын арттыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау.

Акциядә катнашучылар җәяүлеләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, аларга юл аркылы чыгу урыны буенча гына чыгарга кирәклеге турында искәрттеләр һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиешлеген аңлаттылар, чөнки урам утлары җитәрлек булмаган шартларда машина йөртүче җәяүлене күрә алмый. Аларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча тематик белешмәлекләр һәм яктылыкны кайтаручы элементлар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса