Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында машина бәрдергән хатын-кыз үлгән

Фаҗига тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыккан.

3 ноябрь көнне 16.20 сәгатьтә Әлмәт районының Миңлебай авылында 19 яшьлек йөртүче утырган Лифан автомобиле җәяүлене бәрдерә, җәяүле вакыйга урынында үлә. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, шофер Фатих Кәрим урамында хәрәкәт иткән, ул куркынычсыз тизлек сайламаган һәм 37 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Җәяүлеләр, башлангыч мәгълүматлар буенча, юл кырыенда автомобильләр хәрәкәте юнәлешендә хәрәкәт иткән.

 

 

Фото:  Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса