Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән җәяүле реанимациядә үлгән

Авария 3 ноябрь көнне булган.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

 3 ноябрьдә 21.55 сәгатьтә Ленин урамы буенча 11 нче номерлы йорт каршында 2000 елда туган «Калина» шоферы, Ленин урамы буенча Чехов урамы ягыннан Г.Тукай проспекты ягына таба хәрәкәт итә. Көйләнми торган җәяүлеләр кичү юлындагыларга өстенлек бирми һәм 1962 елда туган җәяүлене бәрдерә. Ир җайга салынмый торган җәяүлеләр кичү юлы буенча чыккан була. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган җәяүле медсанчастьнең кабул итү бүлмәсенә китерелә, аннары аны реанимация бүлегенә озаталар, анда  4 ноябрьдә аңына килми вафат була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса