Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Тоннель» вакытында 27 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган

Куркынычсызлык каешын 14 машина йөртүче эләктермәгән.

25 октябрьдә Әлмәт районында «Тоннель» махсус операциясе узды. Автоинспекторлар аек булмаган хәлдә транспорт белән идарә итүче машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклаган. Бу хакташәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Рейд вакытында автоинспекторлар 128 машина йөртүчене тикшергән һәм 27 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Шулай итеп, 14 машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Сигезнең ОСАГОсы булмаган, икесе документсыз йөргән. Тагын ике машинаның тәрәзәләрдән яктылык керүе (тонировка) техник регламент таләпләренә туры килмәгән. Бер машина йөртүче төзек булмаган  транспорт белән идарә иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса