Әлмәтлеләр Ленин урамы һәм Тукай проспекты киселешендәге светофорларның эше үзгәрүен сизде.
Шәһәрнең автомобиль юллары идарәсе аңлатуынча, светофорлар эксперимент режимында эшли.
Светофорлар фаза буенча эшли башлады.
⠀
Башта урамнарның берсендә автотранспорт өчен светофорның яшел сигналы яна, аннары перпендикуляр юнәлеш буенча килә торган транспорт өчен яшел ут кабына.
⠀
Ә аннан соң бер үк вакытта җәяүлеләр өчен барлык җәяүлеләр кичү урыннарында светофорның яшел сигналы кабына.