Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Ул киңәшеп эшли белә

Яраткан газетабыз битләрендә җирле үзидарәләр эшчәнлеген яктырткан язмалар әледән-әле басылып тора.

Мәмәт авыл җирлегенә караган Чупай һәм Мәмәт авыллары турында да хәбәрләрне укып торабыз. Бүгенге язмабыз Бәдгытдинова Хәния Минзөфәр кызы турында. 

Ул 20 елдан артык Мәмәт авылының Мәдәният йорты директоры булып эшләде. Аның җитәкчелегендә Мәмәт авылы үзешчәннәре авыл өчен бәйрәм концертлары куйдылар, район һәм республика фестивальләрендә катнаштылар. Бүген исә ул шушы җирлекнең җитәкчесе.

«Без, авылда яшәүче халык, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы. Бергә эшләп, тормышыбызны ямьләү үзебездән тора, яшәешебезне ничек телибез, шул якка үзгәртә алабыз», - ди Хәния Минзөфәровна.

Кыска гына вакыт эчендә ул ике авыл халкының хөрмәтен яулады. Чөнки һәр эштә ул үзе беренчеләрдән булып иң алдан башлап йөри. Язга чыккач, чисталык өмәләре башланды. Бу эштә дә ул алны-ялны белми тырышты, җиң сызганып өмәләр оештырды, авыл башындагы чүплек «таулары» бетеп бара. Чүп җыю да җайга салынды. 

Хәния Минзөфәр кызы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Хәрбиләргә ярдәм итү йөзеннән авылларда кул токмачы әзерлиләр, саклагыч челтәрләр үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Мәктәп укучылары хатлар язып, рәсемнәр генә җибәреп калмыйлар, өлкәннәр белән бергә башка эшләрдә дә актив катнашалар. Бу фидакарь хезмәте өчен авыл башлыгы район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Авыл кешесе өчен ут, су, юллар мәсьәләсе иң төп проблемалар булып торалар. Авыл халкы нинди генә гозер белән мөрәҗәгатъ итсә дә, Хәния ханым аларны игътибар белән тыңлый, авыл өлкәннәре белән киңәшләшә, алар сүзенә колак сала белә. Ә киңәшле эш таркалмый ул. 

Шушы көннәрдә Хәния Минзөфәр кызы үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Авыл халкы аңа ныклы сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар тели. Авылларыбыз менә шундый тырыш, энергияле җитәкчеләр кулында булганда чәчәк атар. 

Чупай авылы халкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса