Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Чәчәкләр үстерүче Илдан

Иске Михайловка авыл җирлегенә караган әлеге торак пунктка без еш киләбез, чөнки биредә авыл хуҗалыгы тармагына берегеп, уңышлы гына эшчәнлек алып баручы кешеләр байтак.

Авыл тормышының бар тәмен тоеп, матур, рәхәт яшиләр биредә. Шунысы аеруча куандыра – биредә яшьләр дә авыл хуҗалыгын үз итә. Алар арасында Илдан Латыйпов аеруча аерылып тора. 16 яшьлек егетшәһәрдән авылга кайтып, әби-бабасы нигезендәге йорт ихатасындачәчәкләр теплицасы булдырып, авылдашларының, күрше-тирә торакпунктларда яшәүчеләрнең бакчаларын, ихаталарын шау чәчәккә төрә. Илдан ул безнең күптәнге танышыбыз. Бәләкәй чагыннан ук тортлар, пироглар һәм башка камыр ризыклары пешерүгә бик хирыс. Пешекчелеккә дә, чәчәк үстерүгә дә әбиләреннән өйрәнгән.

– Үзем дә белмим, нигәдер авыл үзенә тарта мине. Шуңа күрә дә икеел элек шәһәрдән авылга әбием янына күченеп кайттым. Авылмәктәбендә укый башладым. Әбиләремне бик яратам, аларның берсе миңа пешекчелекнең, икенчесе чәчәк үстерүнең серләрен өйрәтте. 

Мин инде аеруча петунияләргә өстенлек бирәм. Кашподагыларыгына да бүген йөзәү аларның. Моннан тыш хризантемалар, бәрхетчәчәк, бегония, портулак һәм башкалар. Каравы, әлбәттә, мәшәкатьле. Даими рәвештә утап, ашлап, су сибеп торырга кирәк. Гыйнвар азагыннан рассадалар белән эш башланса, апрельдә индечәчәкләрне теплицага күчереп утыртасың. Тиз эшләргә кирәк, чөнкиүсемлек көтми. Кайбер манипуляцияләрне нәкъ бүген эшләргә кирәк, иртәгәгә калдырырга ярамый. Гомумән, хәзерге вакытта иллеләп төрчәчәк үстерәбез. Элегрәк әле ихатада казлар, үрдәкләр, төрлетокымлы тавыклар да бар иде. Кош-корт үрчетү дә биккызыксындыра, әлбәттә. Алга таба хыялым – гортензияләр алыпкайтып, аларны үрчетү. Моннан тыш быел җиләкләр белән мавыгабашладым. Алга таба хыялым - бу юнәлешне дә киңрәк җәелдерепҗибәрү. Аннан соң инде зур, иркен питомник булдырасым килә. Әлегәбу өлкәдә булган белемнәрне тупларга, тәҗрибәләр белән танышыргакирәк, – диде Илдан Латыйпов.

Ирекле авылының уңган егетенең бүген бик мәшәкатьле чагы – мәктәптә имтиханнар тапшыра, хуҗалыктагы эшләре дә байтак. Илдан11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы тармагыюнәлешендә югары белем алырга хыяллана.

– Мин үземнең киләчәк тормышымны җирдә эшләүдә күрәм, агроном буласым килә, – дигән планнары белән дә уртаклашты ул.

Әйе, бер булганнан бар да була, диләр. Илдан Латыйпов спортны да бик ярата булып чыкты. Волейбол, баскетбол, җиңел атлетика буенча ярышларда да катнаша ул.

– БДИларны бирү мине куркытмый. Мәктәбебездә белемне бик яхшыбирәләр. Кирәк булса, репетиторлар да бар бит. Геометриядән беразтырышырга кирәк булыр инде анысы, – дип куйды Илдан.

 

Ирекле авылының булдыклы егетенә уй-хыялларыныңтормышка ашуын, үзенә исәнлек-саулык теләп калабыз. Җиргәтартылучы мондый яшьләр булганда, авыллар да яшәр, гөрләрһәм шаулап чәчәк атар. 
 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса