Әлмәттә тыл геройларына багышланган проект эшли башлый
Ул районда яшәүчеләргә багышлана, алар беренче көннәрдән үк фронтка армый-талмый ярдәм итәләр.
Әлмәттә «Күзгә күренми торган фронт» дигән махсус проект-күргәзмә старт ала. Ул районда яшәүчеләргә багышлана, алар беренче көннәрдән үк фронтка армый-талмый ярдәм итәләр. Маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар, коры ашлар җыялар. Шулай итеп, көн саен уртак җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.
Бу — гади кешеләр: күршеләр, педагоглар, пенсионерлар, яшь белгечләр, чын күңелдән ярдәм итүчеләр тарихы.
Парадлы портретлар урынына геройлар реаль, чын шартларда: окоп шәмнәре янып торган остаханәләрдә, коры ашлар әзерләнә торган аш бүлмәләрендә, челтәр үрү цехларында сурәтләнәчәкләр. Проектның төп максаты - Әлмәт районында хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче әлеге иреклеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү.
Проект кысаларында фотокүргәзмә, подкастлар, аудио- һәм видеоматериаллар, онлайн-экспозиция барлыкка киләчәк.
Бу проект креатив индустрияләр мәктәбе тарафыннан Президентның Мәдәни инициативалар фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты бурычларына туры килә.
Катнашу бушлай.
Тулырак мәгълүмат алу һәм язылу өчен 8(8553)26-10-74 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia