Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Яраткан эш – җан рәхәте

Нәрсә генә дисәләр дә, авыл яме – малларда Җәй көне бу аеруча нык сизелә.

Әле менә шушы көннәрдә Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалыкның сөт-товар фермасында хезмәт куючы Любовь Николаевна Климина янына Югары Акташка кунакка баргач, хуш исле яшел үләннәрне ера-ера көтүлекләрне карап йөрдек. Сөт исе килеп торган чәчәкле болыннарда сыерларның акрын гына күшәп торуларын күрү генә дә җанга рәхәтлек бирде, балачак хатирәләрен яңартты. 

Әңгәмәдәшем - 47 яшьлек Любовь Николаевна, бик тә үзенчәлекле шәхес булып чыкты. Сыер саву эшенә нефть оешмасында хезмәт куйганнан соң килгән.

- Туган авылымда, туган нигеземдә яшәп, авыл хуҗалыгы тармагында эшли алуым белән чиксез горурланам мин. Шушында Югары Акташта туып үстем, мәктәптән соң СПТУ - 84 кә укырга кердем, хисапчылык һөнәрен үзләштердем. Нефтьчеләрдә эшләп алганнан соң, 2019 елда, декрет ялыннан соң ук диярлек, Н. Е. Токарликов исемендәге АҖ нең сөт-товар фермасына сыер савучы булып эшкә урнаштым. Әлбәттә, мин баштарак бу хезмәтемне вакытлы гына булыр, дип уйлаган идем. Еллар уза торды, шул вакыт эчендә вакытлыча гына дип килгән эшем күңелемә бик нык ошады. Коллективым яхшы булгангамы, әллә малларны бик яраткангамы – бүген инде үземне бу һөнәрдән башка күз алдына китермим. Аннан соң авыл кызы бит мин, җаным барыбер авыл тормышын үз күрә. Без кызлар белән сменалап эшлибез. Сөт блогындагы бригадада өч сыер савучы, өч терлекче хезмәт куябыз. Моннан тыш бозаулату йорты да бар. Биредә дә хезмәт бик җаваплы. Бер операторга эш сменасында өч йөздән артык сыерны саварга туры килә. Технологияләр, эш шартлары – заманча, бар да автоматлаштырылган. Шөкер, бар да уңайлы. Терлекләргә дә азык-төлек рационлап кына бирелә. Бер сыердан 10-12 
литрлап сөт савып алына, артып киткән чаклары да, кимегән вакытлары да булгалый. Сыерның ташланган, бозаулаган вакытлары да була бит инде. Шуңа күрә саннар гел үзгәреп тора. Эшнең дә, сыерларның да санын күпсенмибез, без аңа ияләшкән инде. Тырышып эшләгәннең матур нәтиҗәсен күрү дә сөендерә. Мактап, яхшы хезмәт хаклары белән сөендереп торалар, шуңа да кәефләр һәрчак күтәренке. Сөт-товар фермасы мөдире Лилия Ахуновага чиксез рәхмәтлемен – ул һәрберебезгә игътибарлы, һәрберебезнең хәленә керә белә торган җитәкче. Бик яратабыз үзен. Кәеф күтәренке булгач, йортта да эшләрне рәхәтләнеп башкарасың, вакыт та җитә, җәй көне инде бигрәк тә. Тормыш иптәшем белән өч бала үстерәбез, олы улым өйләнгән, оныгыбыз бар. Кечерәкләре - игезәкләр, аларга әле 10 яшь кенә. Гомумән, тырышып эшлибез, матур яшибез. Гаилә белән ял итеп кайтырга да өлгерәбез әле. Иң мөһиме – кайда гына, нинди генә эштә эшләсәң дә, җаваплылык хисе булу кирәк дигән фикердә мин. Хуҗалыгыбызның киләчәге тагын да матуррак, эшләребез тагын да  уңышлырак булсын иде, – дигән теләкләрен юллады Любовь Николаевна. 

Амин, шулай булсын. Любовь Климинага һәм аның барлык хезмәттәшләренә сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Резеда Исмәгыйлева.

Фотолар: Резеда Исмәгыйлева, Нина Бухтеева, геройның шәхси альбомыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса