Мин үземнән үзем көлә беләм
Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе белән җитди вазифалар турында түгел, ә тәмле ризыклар, сурәтләр, авыл тормышы һәм ВКонтактедагы тирән язмалар артына яшеренгән нечкә күңел турында җылы сөйләшү.
Аны Әлмәттә һәркем белә. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипованы читтән караганда бик җитди, хәтта каты куллы, сентиментальлеккә бөтенләй бирелмәүче ханым дип уйларга мөмкин. Әмма соңгы вакытта аның ВКонтакте челтәрендәге кыска, гади һәм шул ук вакытта ифрат та тирән, җаннарны айкый торган язмалары укучыларда шактый зур кызыксыну уятты. Өстәвенә, Ландыш ханым картая белми, зәвык белән киенә, үз-үзенә юмор белән карый. Бу рәсмилек кабыгы артында нинди җан яшеренгән? Бу хакта без Ландыш Зарипова белән бик җылы итеп чәй өстәле артында сөйләштек.

Рәсмилек кабыгы һәм үз-үзеңнән көлә белү
– Ландыш ханым, сезне еш кына бик җитди, таләпчән җитәкче буларак күрергә күнеккәннәр. Әмма сез үз-үзегездән дә бик шәп көлә беләсез. Бу сыйфат хатын-кызга ни өчен кирәк? Җитдилек — ул бары тик битлек кенәме?
– Кем өчендер мин бәлки бераз җилбәзәк күренәмдер, кем өчендер бик «деловая». Болар миндә икесе дә бик яхшы, бербөтен булып «яшиләр». Ләкин мин үземнән бик яхшы итеп көлә беләм. Үз кимчелегемне үземдә күреп, галәмәт көлә алам мин. Ул хатын-кыз өчен генә түгел, бөтен кешегә дә кирәк. Ул битлек түгел, минем булмышым шундый.
– Сез һәрвакыт бик зәвыклы, матур киенәсез, үз яшегездән шактый яшь күренәсез. Сер түгел, матур кием, тәмле ашау, матур фотолар — бу сезнең өчен дөнья стрессларыннан качу юлымы, әллә яшәүдән тәм табумы?
– Бу минем хобби. Беркөнне эшкә барам. Күрәм, гөлҗимеш чәчәк аткан. Шул гөлҗимеш чәчәгенә уралып-уралып эт эчәгесе үскән. Ул эт эчәгесенең матурлыгы. Тормышта да шулай бит, беренче карашка бер дә пар килмәгән кебек кешеләр, икесе берләшеп, бер-берләрен тулыландырып, бер дигән гомер итәләр. «Эт эчәгесе» дә матур чәчәк янәшәсендә гел башка төс, башка яшәү рәвеше ала. Аннан, мин бит театраль кеше, беренче белемем шундый. Бәлки шуңадыр да, төшәргә дә, күренергә дә, күрергә-күрсәтергә дә яратам. Рольгә керә беләм. Әгәр дә берәр матур кешене күрсәм, килегез әле дип, аны да төшерәм. Иренем буялмаган, чәчем матур түгел, күлмәгем не то дип торганым юк. Бу – матурлыкны күрә белү, яшәүдән тәм табу.

Авыл кагыйдәләре
– Килеп туган бер кызыклы каршылык бар: сез авылда туып үскәнсез, әмма авыл эшен яратмавыгызны яшермисез. Икенче яктан, татар конгрессы җитәкчесе буларак, авылның телен, милли рухын җаныгызда саклыйсыз. Авылны физик яктан яратмыйча, рухи яктан шулай тирән яратып булуның сере нәрсәдә?
– Мин монда үзем капма-каршылык күрмим. Авыл ул авыр хезмәт куя торган җир. Мин бәләкәйдән авыл эшен, физик хезмәтне яратмыйм. Авылда туып үссәм дә, мин бер авыл эшен дә белмим. Ләкин авылны яратам. Мин авылга апа янына кайтам да, бәләкәй чакта уйнап йөргән җирләргә, Зәй буена чыгып китәм. Иптәш кызларыма, мәктәпкә керәм. Мәктәп инде ул минем өчен иң изге җир. Авыл җире мине ашата дип әйтә алмыйм, ул мине рухи яктан баета. Авылның үз кагыйдәләре, үз тәртипләре бар. Ләкин мин ул тәртипләрне бозмасам да, ул кысага сыешып яши торган түгел.

Хатын-кыз дөньясы: күңел халәте
– Соңгы вакытта ВКонтакте сәхифәгездәге кыска язмаларыгыз чын әдәби парчаларга әверелде. Әниегез, балачагыгыз, дусларыгыз турында шулкадәр рәхәт итеп язылган — алар Туфан ага Миңнуллинның «Яшел тышлы дәфтәрдән» язмалары кебек тоелды миңа. Бу кыска язмаларны куя башларга сезне нинди эчке кичереш яисә вакыйга этәрде?
– Кайчак шулай эштән кайтканда күңелдән язып кайтам инде. Аларны алай махсус утырып язам дип тә әйтә алмыйм мин. Аларны шул мизгелендә теркәмәсәң, ул төсен, тәмен, сагышын, җылысын югалта. Кайчак шулай тәрәзә янына басам да... килә, килә... Шулай ул я иртәнге дүртләр була. Гадәттә мин иртән язам, эшкә киткәнче. Әнидән соң минем күңелем катты бугай. Миндә катылык бар. Мин инде хәзер әниле чагымны да оныттым...
– Ул язмалар укучыларны елата яисә елмайта. Бу язмаларны язганда сез үзегез нинди халәттә буласыз?
– Аны аңлатып та булмый. Еламыйм да, көлмим дә. Аларны язганда мин шул вакытта, шул халәттә яшәп аламдыр. Язарга кирәк әле дип махсус планлаштырып та куймыйм. Вакыты килде, мөмкинлегем бар икән – язып куям. Мин бит аларны тиз-тиз генә телефонга терким. Моментны ычкындырсаң, бетте. Утырып язып булмый.
– Җаныгызда урын алган иң зур сагыш яисә иң зур шатлык нәрсәгә бәйле?
– Иң зур шатлыгым - балаларым, оныклар һәм аларның уңышлары. Иң зур сагыш – якын кешеләремнең, дус кызларымның бу дөньядан вакытсыз китүләре.Сагынып яшим аларны. Вакытның тиз узуына борчыла башладым. Күп нәрсәнең кадерен белмәгәнмен икән дип уйланам. Нигәдер вак мәсьәләләр белән шөгыльләнелгән.
– Бүген сезнең җаныгыз нинди халәттә, ул нәрсә эзли яисә нәрсәдән рәхәтлек таба? Газета укучыларыбызга бу җәйге көннәрдә җан тынычлыгы табу өчен нинди киңәш бирер идегез?
– Бүген мин шул вакыт тизлегенә иярергә, берәр файдалы эш эшләп калдырырга тырышам. Киләчәк белән яшәгез. Күктән йолдыз чүпләмәсәгез дә, заман белән бергә атларга кирәк. Гафу итә, кичерә белегез. Матурлыкны күрергә өйрәнегез. Шул вакытта үзегез дә җаныгызга тынычлык табарсыз.
Озак сөйләштек без Ландыш ханым белән. Сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел. Аның без белеп бетермәгән җаны «Ландрый язмалары»нда.
Рәфать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia