Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Татар әкиятләрендәге Бабай

«Әлмәтнефть» идарәсендә 30 ел хезмәт куйган Насих Хәйретдинов югары профессионализмы һәм хезмәтенә тугрылыгы өчен Советлар Союзының иң югары дәүләт бүләкләренә – Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек булган.

Без килүгә үк Насих Хәйретдинов журналистларга сагаебрак каравын әйтергә ашыкты. Баксаң, интервью биргәннән соң ул нәтиҗәдән һәрвакытта да канәгать булмый икән. Шуңа да мин героема аеруча саклык белән якын килергә тырыштым. Беренчедән, «Татнефть» ветераны, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең мактаулы нефтьчесе Насих Гарәф улының күптән түгел генә юбилее булып узды - аңа 85 яшь тулды. Икенчедән, ул чып-чын, ничектер туганыңдай якын Бабай булып чыкты - андыйлар гадәттә татар әкиятләрендә генә очрый.

Насих бабай Әлмәттән ерак булмаган Наратлы авылында яши. Без Хәйретдиновлар йортына килеп җиткәндә, анда инде юбилярны котлыйлар - ветераннар советыннан килгән коллегаларыбыз бүләкләр тапшыра иде. Ә Бабайның кызы, кияве һәм оныгы Эмилия кухняда мәш киләләр. Без бөтен йортка яңгырап торган котлаулар атмосферасына кереп киттек һәм Насих Гарәф улы белән әңгәмә кордык.

«Әле күптән түгел генә булды бу хәл: йоклап яткан җиремнән урамда нәрсәдер шаулаганын ишетеп, сикереп тордым да тиз генә урамга чыктым – и битәрләдем инде үземне йоклап киткәнемә... Аннары гына аңыштым: мин бит инде күптән пенсиядә... Бу вакыт онытылмый, эшемне сагынам, мин аны бик ярата идем. Башта Лениногорскида техник училище тәмамладым. Аннары армиягә алдылар. Кайттым да «Әлмәтнефть»кә эшкә урнаштым. 1966 елдан 1996 елга кадәр эшләдем. Газ буенча слесарь, машинист, оператор булдым. Безнең заманда манометр һәм термометрдан башка берни дә юк иде - барысын да кулдан эшләдек», - дип искә ала Насих Хәйретдинов.

Насих Гарәфович «Әлмәтнефть» идарәсендә 30 ел хезмәт куйган. Югары профессионализмы һәм хезмәтенә тугрылыгы өчен Советлар Союзының иң югары дәүләт бүләкләренә - Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек булган.

Һичсүзсез, юбилярның Татарстанның нефть тармагы үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. Шунысын да әйтергә кирәк, хатыны Фәния дә, кызлары Зөлфия дә Насих Гарәфович белән бергә «Татнефть»тә эшләгәннәр - Хәйретдиновлар көн саен өчәүләп эшкә йөргәннәр. Кияүләре Ильяс та «нефтянка»да эшләгән. Аларның балалары да әти-әниләре эзеннән киткәнен язарга кирәк микән? «Алма агачыннан ерак төшми» - бу мәкаль нәкъ менә Насих бабай гаиләсе турында.

«Әти - бик тырыш кеше. Бер минут та эшсез утырмый. Укырга ярата, аның үрнәгендә без дә китап укырга яратабыз. Сәясәт, спорт белән кызыксына, фильмнар карый, Аллаһка шөкер», - дип сөйләде кызы Зөлфия Хәсәнова әтисе турында.

«Бабай белән Әби сменадан сменага бергәләп эшкә йөриләр иде. Алар безнең барыбыз өчен дә өлге булып торалар - алар кебек яшәргә һәм эшләргә кирәк», - дип әңгәмәбезгә йомгак ясады кияүләре Ильяс Хәсәнов.

Адилә Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса