Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Дөрес сөйләшергә генә түгел, татарча дөрес язарга да өйрәтә»

«Әлмәт таңнары»ның тугры әбүнәчесе, коллективыбызның якын дусты - Әлмәт эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтенең өлкән инспекторы, эчке служба майоры Резеда Мөхәмәтдинованың газета-журналлар укырга яратканын күпләр беләдер.

Әлеге матур гадәт аңа әти-әнисеннән килә. Резеда укытучылар нәселеннән, хәреф таный белгәннән башлап газеталар, китаплар, журналлар укырга ярата. 

Гомеренең күпмедер өлешен үзе дә массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүгә багышлаган шәхес тә бит әле ул.
Әлмәтлеләргә Резеда Мө-хәмәтдинова ЮХИДИнең пропаганда бүлегендә эш-ләгәннән бирле таныш. Биредә ул җиде еллап хез-мәт куйган. Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтен исә 2002 елдан бирле җитәкли. 

 - «Әлмәт таңнары»н инде мин 20 елдан артык өзлексез алдырам. Бу газета саф татар телендә дөрес итеп сөйләшергә генә түгел, ә дөрес итеп язарга да өйрәтә. Шуңа күрә дә иң беренче чираттагы теләгем - аны әлмәтлеләр, бигрәк тә җитәкчеләр, рәсми затлар күбрәк яздырсыннар, күбрәк укысыннар иде. 

Шәһәрнең, аеруча авыл җирлекләренең тормыш-яшәеше, шәхесләре, гыйбрәтле вакыйгалары - һәммәсе турында да «Әлмәт таңнары»нда бик матур һәм аңлаешлы итеп язылган. 

Проблемалар да кабыргасы белән куела, тәнкыйте дә кыю һәм урынлы. Чаллыда студент булып йөргән чаклар еш искә төшә, башта «Көмеш кыңгырау» газетасында, аннан «Керәшен сүзе», хәзер инде «Туганайлар» дип аталган басмада эшләдем. Шул рәвешле журналист һөнәрен бар нечкәлекләренә кадәр беләм, аңлыйм дип әйтә алам.

«Әлмәт таңнары» белән беррәттән «Татмедиа» басмаларын да яздыртып алдырып барам, иң күп язылучы буларак берничә ел кызыксындыру призларына да ия булдым. Милләтен, үзенең нәсел-ыруын, телен хөрмәт иткән һәркем татарча газета-журналларны яздыртып укып барырга тиеш дип саныйм. Телне саклау, яклау шуннан башлана, - ди Резеда.

 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса