Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Эше зур төгәллек таләп итә

Геннадий Алексеевич Фролов ике дистә ел хезмәт эшчәнлеге дәверендә шактый зур тәҗрибә туплаган һәм аны яшьләр белән бик теләп уртаклаша.

Мәгълүм булганча, нефть объектларында газ белән кисүчеләрдән башка эш бармый. Бригаданың һәр яңа эш көне кичәгесеннән күпкә аерыла: эшнең күләме дә, эчтәлеге дә төрле була. Геннадий Фролов 2001 елдан  бирле «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә газ белән кисүче булып эшли.

Әле армиягә киткәнче үк ул Елховой технологик транспорт идарәсенә  машина йөртүче булып эшкә урнаша, ярты елдан аны хәрби хезмәткә алалар. Монголиядә ике ел хезмәт иткәннән соң  ул үзе эшләгән УТТга кайта. Машинист булырга тели, әмма нияте барып чыкмый. Себергә китеп бәхетен сынап карарга уйлый. Анда гаилә корып җибәрә, балалары туа. Туган якларына әйләнеп кайткач, «Җәлилнефть»кә күтәрткеч машинисты булып эшкә урнаша. Күпмедер эшләгәннән соң, «Елховнефть» идарәсенең төзелеш-ремонт цехына Петухов Александр Григорьевич бригадасына слесарь булып күчә. Ә 2001 елда, бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлап, газ ярдәмендә кисүче булып китә.

Хәзер Геннадий эретеп ябыштыручы белән парлап эшли. Бригадада алар 10 кеше, һәрберсе мөһим эш башкара. Мастерлары Реал Алтынбаев һәм цех начальнигы Эдуард Закиров җитәкчелегендә эшлиләр.

- Объектларга чыгабыз: скважиналар, узеллар, металл конструкцияләрне  кисәбез, эретеп ябыштырабыз. Безнең эшчәнлек кыры зур. Минем эшем нигездә металл конструкцияләрне һәм торбаүткәргечләрне эретеп ябыштыру өчен материаллар әзерләүдән гыйбарәт. Ул металлны алга таба куллану өчен кисүне, шомартуны, билгеле бер үлчәмгә туры китерүне үз эченә ала. Эштә пропан һәм кислород белән кисү алымнарын кулланам, шлифмашиналар белән дә эшлим, - дип аңлата Геннадий Алексеевич.

Металлны кислород яр-дәмендә кисү кебек материалны эшкәртү технологиясе барышында чиста кислород агымы җылытылган металл табакка тәэсир итеп, аның кирәкле урынын эретә. Ә металлны пропан газы ярдәмендә кисү - иң нәтиҗәле һәм популяр алым. Пропан газы металлны җылыту өчен хезмәт итә, кислород исә металлны аера. Шунысы кызык, бу вакытта җылыту температурасы 1000-1200° C ка җитә.

- Безнең һөнәрдә осталык дәрәҗәсен саклап тоту, һәрвакыт тонуста булу, төрледән-төрле биремнәрне намус белән һәм сыйфатлы башкару мөһим. Моны һәркем булдыра алмый, күп нәрсәне өйрәнергә, күпне белергә, пөхтә, төгәл, игътибарлы булырга кирәк. Нечкә эш, ни дисәң дә, - дип сөйли әңгәмәдәшебез. - Яшьләр эшкә килгәндә, мин аларны өйрәтәм, үзем дә кайчак алардан кызыклы нәрсәләргә өйрәнәм. Яшем дә шундый бит, апрель аенда  57 яшь тулачак. Гомер буена күпне күрергә туры килде, зур тәҗрибә тупладым, аны башкалар белән дә уртаклашасым килә.

Геннадий Алексеевич Фролов - үз эшенең чын остасы, аңа бирелгән бүләкләр һәм исемнәр дә шуны раслый. Ул идарәнең Мактау тактасына кертелгән, хезмәте күп кенә Мактау грамоталары һәм «Татнефть» ААҖнең мактаулы нефтьчесе» исеме белән билгеләп үтелгән.

 

Розалия Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса