Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Дамирның фидакарьлеге югары бәяләнде

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Дәүләт бүләкләре тапшырды.

Президент кулыннан бүләкләр алу бәхетенә республикабызда яшәүче 56 кеше лаек булды. Шуларның 8 е Дәүләт бүләкләре, 48 е республика бүләкләре алдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында Ватан сакчылары, танылган очучылар, махсус хәрби операция ка-һарманнары, меценатлар һәм ирекле ярдәмчеләр, әйтик, буш вакытларында мобилизацияләнгәннәр өчен мичләр ясап озатучылар да бар. Шулай ук фән, мәдәният һәм сәнгать өл-кәсе вәкилләре адресына да җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлеге исемлек - бүгенге вәзгыятьнең хакыйкый гәүдәләнеше. Бу - тылда «Ярдәм янәшә» хәрәкәте вәкилләре, волонтерлар; технологияләр һәм сәнәгать үсеше - галимнәр, слесарьлар, завод хезмәткәрләре; мәдәният вәкилләре; милләтебез сәламәтлеге - табиблар; рухи сәламәтлегебез - «игелек» төшенчәсе бүген һәрберебез өчен бик мөһим.

Бүләккә лаек булучы-ларның берсе - якташыбыз, Миңлебай авылыннан Дамир Батталов. Ул бүләкне эзләп, бүләк өчен йөри торган егет түгел, бүләк аны үзе эзләп тапты. Бу - аның фидакарьлегенә югары бәя.

Дамир Батталов берен-челәрдән булып ирекле сугышчылар отряды составында алгы фронтка юл тота. Аннан кайткач, махсус хәрби операция зонасында үзен алыштырган егетләргә ярдәм итү теләге белән яна башлый һәм гуманитар йөк җыюга керешә.

Гөлфия Ханова әзерләде

 

«Мөгаен, йөрәк кушуы буенчадыр, аннан кайткач мин үзебезнең егетләребезгә ярдәм оештырырга булдым. Шәһәребез администрациясе минем гуманитар ярдәм җыюымны белеп алгач, миннән үзебезнең исемле «Тимер» батальоны өчен атап йөк җыюымны һәм аны озата баруымны үтенде», - дип сөйли «Барс-3» аерым иреклеләр отрядының миномет взводы командиры Дамир Батталов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса