Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Балым дару булсын

Әлмәт районы умартачысы хәрбиләргә бушлай 135 килограмм бал җибәргән.

11 октябрьдә «Бергә Җиңүгә» фондының «кайнар линиясенә» Александр Коновалов шалтырата. Ир умартачылык белән шөгыльләнүен һәм Татарстан батальоннарының сугышчыларына бераз бал җибәрү теләген белдерә.

Районның Добромыш авылы нибары 7 хуҗалыктан тора. Анда яшәүче Александр махсус операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен 135 кг чәчәк һәм гәрчич балы әзерләгән. Аларны савытларга тутырып, тартмаларга да урнаштырган.

Александр Коновалов - пенсионер, вегетариан, сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Аның өстәмә табыш чыганагы һәм бер үк вакытта яраткан шөгыле - умартачылык. Ир-атның телевизоры юк, әмма моңа карамастан, Украина территориясендәге вакыйгаларны ул игътибар белән ноутбук аша күзәтә. Пенсионер Татарстан батальоннарындагы егетләребез өчен бер айдан соң тагын 100 килограмм бал әзерләячәген хәбәр итте.

«Минем пенсия бары тик 10 мең. Солдатлар өчен бал ул гади бер татлы кабымлык кына түгел, ә чын мәгънәсендә дару», - ди Александр Коновалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса