Әлмәттә балалар хокукларын яклау буенча зур юридик консультация узачак
Җәмгыять

Әлмәттә балалар хокукларын яклау буенча зур юридик консультация узачак

Чарада ятим балалар, аларны гаиләгә алучылар һәм инвалид балалар тәрбияләүче затлар өчен мөһим хокукый сораулар буенча киңәшләр биреләчәк.

20 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә К. Цеткин урамы, 54а йорт, 103 нче кабинетта Әлмәт шәһәренең Социаль яклау идарәсендә Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм көнен үткәрү кысаларында хокукый консультация чарасы уздырылачак.

  • Чара түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирүне күздә тота:

Ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм балаларның һәм ятим балаларның хокукларын яклау;

Үз гаиләсенә ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм баланы тәрбиягә алырга теләүче затлар;

Инвалид балалар һәм аларның законлы вәкилләре.

Чарада вәкаләтле органнар вәкилләре; суд приставлары хезмәте; пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе; халыкны эш белән тәэмин итү үзәге; мәгариф идарәсе; адвокат; нотариус; социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.