Әлмәттә медицина ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Сәламәтлек

Әлмәттә медицина ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Әлмәт районында яшәүчеләрнең сәламәтлеге турында кайгырткан 43 ел стажлы шәфкать туташы зур юбилеен билгеләп үтте.

Хезмәт ветераны, шәфкать туташы Энҗе Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның сәламәтлек саклау системасындагы гомуми хезмәт стажы 43 ел тәшкил итә.

Энҗе  Мөхәммәтҗанова 1936 елның 10 ноябрендә Әлмәт районының Нәдер авылында туа. 1956 елда ул Бөгелмә медицина училищесын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Болгар авылында медицина пункты мөдире вазифасында башлый. 1957 елдан Яңа Кашир участок хастаханәсендә патронаж шәфкать туташы, ә 1958 елдан-педиатрия шәфкать туташы булып эшли.

Күп елларын ул иң кечкенә пациентлар турында кайгыртуга багышлый. Үзенең намуслы хезмәте өчен Энҗе Мөхәммәтҗанова «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булды. Ул социалистик ярышларда җиңүче, мактау грамоталары бар, шулай ук «Яле, акушерка» һөнәри конкурсында беренче урынны яулый. Ире белән бергә ул өч бала тәрбияли.

  • Әлмәт үзәк район хастаханәсендә Энҗе Мөхәммәтҗанова кебек белгечләрнең район медицинасының алтын фонды булуын билгеләп үттеләр. Аларның тәҗрибәсе, һөнәргә тугрылыгы яшь буын табиблар һәм шәфкать туташлары өчен үрнәк булып тора.