Әлмәттә Геофизическая урамындагы чүплекне бетерделәр
Экология

Әлмәттә Геофизическая урамындагы чүплекне бетерделәр

Район башкарма комитеты хокук бозуны бетерүне таләп итеп дәгъва алды.

Әлмәттә 846 кв. м мәйданлы законсыз чүплекне җыештырганнар. Бу хакта ТР экология министрлыгы хәбәр итә.

Инспекторлар Геофизическая урамында 1в номерлы йорт янында чүп-чар тапканнар. участокта төрле калдыклар: бетон, түшәм плитәләре һәм полиэтилен пленка җыелган.

Пычранган территориянең мәйданы 846 квадрат метр тәшкил итә. Әлмәт районы башкарма комитеты адресына хокук бозуны бетерүне таләп итеп дәгъва юллаганнар. Хәзер чүплек бетерелгән.