Әлмәттә яңа гомуми практика табибы һәм педиатрия үзәге эшли башлаячак
Хәзерге вакытта төзелеш тәмамланган диярлек.
Әлмәттә 3 нче шәһәр поликлиникасы каршында гомуми практика табиблары һәм педиатрлар өчен яңа үзәк төзелеше тәмамлануга якынлаша. Проект «Озак һәм актив тормыш» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.
Бинаның гомуми мәйданы – 400 квадрат метр чамасы. Яңа үзәктә өлкәннәр һәм балалар бүлеге булачак. Шулай ук проектта табиблар кабинетлары, прививкалар ясау бүлмәләре, гардероблар, регистратура, уен зоналары һәм персонал өчен бүлмәләр каралган. Барлыгы – 31 бүлмә.
Бина тулысынча төзелеп беткән инде, хәзер эчке бизәү эшләре алып барыла. Проектны гамәлгә ашыруга 71 миллион сумнан артык акча тотылган, шуның 15 миллионга якыны республика бюджетыннан бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia