Күзләрегезне саклагыз
Җил белән кергән тузан, ком, пычрак кул белән күзләргә кагылу аркасында коньюнктивит дигән авыру барлыкка килергә мөмкин.
Җәй көне күпләр бакчада эшли. Бу вакытта күзнең лайлалы тышчасы ялкынсына. Вируслы конъюнктивит еш кына ОРВИ белән бергә бара. Шуңа да ул эсселәп туңганнан соң барлыкка килергә мөмкин.
Авыру кеше төчкергәннән соң да күзгә вируслар йогу ихтималы бар. Берничә көннән вируска бактерияләр дә кушылса, хәл катлаулана. Күз эренли башлый. Бу очраклар күзәтелгәндә кулларны ешрак юарга, күзне кул белән тотмаска, пычрак кулъяулыклар белән сөртмәскә һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Конъюнктивит вакытында гадәттә тамчылар кулланалар. Эренне юдырту өчен антисептик кушылмалар да бирергә мөмкиннәр. Җилле көнне урамга чыкмаска тырышырга, туңмаска, авырган вакытта мунча, бассейнга кермәскә киңәш ителә.
Халык медицинасы буенча күзләрне куе кара чәй белән сөртү, сабыйга күкрәк сөтен тамызу ярдәм итә дисәләр дә, медицинада бу хупланмый. Табиблар күзләрне бары кайнаган су белән генә юарга мөмкин, диләр. Кайбер күз авыруларын операция ярдәмендә дәвалыйлар.
Җәйге кызу чорда сәламәтлегебезгә аеруча игътибарлы булыйк, үзебезне саклыйк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia