Әлмәт хастаханәсендә балалар өчен яңа стоматология кабинеты ачылды
Яшь пациентларга седация яки анестезия астында ярдәм күрсәтәләр.
Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар хастаханәсенең хирургия корпусында яңа стоматология кабинеты эшли башлады. Яшь пациентларга седация яки анестезия астында ярдәм күрсәтәчәкләр, дип ассызыклыйлар медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә.
Пациентларга седация астында тешләрне дәвалауны ОМС полисы буенча бушлай бирәләр. Исемлеккә церебраль паралич, Даун синдромы һәм аутизм белән интегүче балалар керә. Башка очракларда седация түләүле, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа