Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Тәгәрмәчле поликлиника» әле дә эшли

2019 елның августында республикада һәм Әлмәт җирлегендә «Мобиль поликлиника» программасы эшли башлаган иде.

«КАМАЗ» базасында корылган автомобиль авыллар буйлап хәрәкәт итә, тар белгечлек буенча эшләүче табиблар халыкка комплекслы медицина ярдәме күрсәтүгә керештеләр.

Кардиолог, невролог, эндокринолог, гинеколог, хирург һәм кан тамырлары хирургы, күз табибының авылга килүе кешеләр өчен күктән яуган бәхет булып тоелды. Шаккатмалы - шунда ук кандагы шикәр күләмен ачыклау өчен анализ тапшырырга да була, электрокардиограмма да яздыралар, кан басымын да үлчиләр. Үзәк район хастаханәсенә беркетелгән автомобильләр биохимик экспресс-анализаторлардан башлап УФ-бактерицидлы камералар һәм ЭКГ-аппаратлар белән җиһазландырылган, гомумән, медицина күзәтүен узу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Күпләр хәтерли дә торгандыр әле – районда «Мобиль поликлиника» үзенең эшчәнлеген Рус Акташыннан башлап җибәргән иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне һәм үзләре килә алмаган өлкәннәрне шушы «тәгәрмәчле поликлиникага» кадәр китерү өчен махсус «Лада Ларгус» машиналары да бүлеп биргәннәр иде. 

Редакциябезгә «Мобиль поликлиника»ларның бүгенге көндәге эшчәнлеге белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр байтак. «Авыл халкына медицина күзәтүе узу элгәре бик җайлы иде – табиблар авылга машиналарга утырып үзләре килеп йөриләр иде. Кәләйгә килүче булмады быел. Эшлиме икән әле ул программа?» – дип кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.  Әлбәттә, эшли, чөнки күптән түгел генә табиблар Кичүчат һәм Елховой авылларында булып киткәннәр. Тик ни рәвешле эшли һәм кем җаваплы? Менә шушы ике сорау белән без район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Сөйләшкәннән соң аңлашылды – «Мобиль поликлиника» программасы буенча эшчәнлек бүгенге көндә тулысы белән Әлмәт районара күппрофильле хастаханәсе (элеккеге медсанчасть) җаваплылыгына күчкән булып чыкты. Биредә безгә әлеге эшчәнлекнең киң күләмдә алып барылуын, программа буенча алты районга хезмәт күрсәтелүен хәбәр иттеләр.

– Графиклар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан төшерелә. Авыл җирлекләренә «Мобиль поликлиника»ның кайсы көнне килүе турында алдан хәбәр ителә. Хәзер хәбәр алышу бик җайлы – һәрбер авылның ватсапта үз төркеме бар, моннан тыш ФАПлар аша да хәбәр бирелә, ­– дип җавап бирделәр безгә. Җаваптан без канәгать калдык. Эш дәвам итә икән – бу бик яхшы. Авыл халкының барысы да ерак аралар узып табибка йөри алмый, аннан соң сәламәтлекне ныгыту өчен бу менә дигән мөмкинлек бит. Кабул итүләргә участок табиблары аша да язылырга була икән. Кызыксыныгыз, килегез, сәламәт булыгыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса