Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт районында ФАПларга капиталь ремонт ясыйлар

Биш ел эчендә милли проект буенча җиде объект төзелгән.

Әлмәт районында фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясала. Бу хакта үзенең телеграм-каналында район башлыгы  Тимур Нагуманов хәбәр итте. Капремонт эшләре Нагорный, Холодная Поляна һәм Старая Михайловка авыллары ФАПларында бара. Ямаш авылындагы объектларны да тәртипкә китерәләр. Яңа пунктны Дальнее Иваново авылында төзиләр. Соңгысы якындагы өч торак пунктның 257 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк. 

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Әлмәт районында «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча җиде ФАП төзелгән. Тагын 10 объект ремонтланган.

Фото: t.me/nagumanovtdм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса