Проект сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, сәламәтлеккә комплекслы якын килүгә, аны саклау юлларына һәм сәламәтлек белән бәхетнең үзара бәйләнеше турында күзаллау формалаштыруга юнәлдерелгән.
"Сәламәт кеше – бәхетле кеше" шигаре астында безнең шәһәрдә "Сәламәтлек турында" форумы узачак.
Бәйрәм кунакларын белгечләр белән сәламәтлек саклау технологияләре турында лекцияләр, нутрициологтан мастер-класс форматында төшке аш, Zumba, сулыш гимнастикасы, призлар уйнату һәм башка күп нәрсәләр көтә.
Форум 20 апрельдә Тельман урамы, 57 адресы буенча урнашкан "Креатив процесслар фабрикасы" бинасында узачак. 10:00 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле.